Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов йортларда газ шартлау булмасын өчен законга үзгәреш кертергә тәкъдим итте

Торак йортларда газ шартлауны булдырмау өчен чаралар күрергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә багышланган утырышында хәбәр итте. Утырышны дәүләт башлыгы Владимир Путин уздырды.

«Торак фондын эксплуатацияләү өлешендә йортларда газ шартлауны булдырмау буенча чаралар күрергә кирәк. Узган елда гына Россиядә 31 шартлау очрагы булган. Фатирларда һавадагы газ күләмен билгеләү һәм газны автоматик рәвештә сүндерү системаларын, барлык тәрәзәләргә дә һава керә торган клапаннарны мәҗбүри урнаштыру турында үзгәрешләрне законга кертергә тәкъдим итәбез», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, куркыныч янаган төркемдәге милекчеләр өчен мондый чараларны бюджет яки тариф чыганаклары хисабына үткәрергә кирәк. «Шулай ук, газ җиһазларын эксплуатацияләүнең иминлеген арттыру максатыннан, газ җиһазларының бердәм комплексына техник хезмәт күрсәтү буенча, халык өчен газ китерү чыгымнарын кертеп, газ бүлү оешмаларына йөкләргә кирәк», – диде ул.

Республика җитәкчесе белдерүенчә, бигрәк тә кышкы чорда, күп фатирлы йортларның ишегалларын җыештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирү мөһим. «Төп проблема – торак оешмаларының техник яктан начар җиһазланышы», – диде ул.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты торак оешмаларына махсус техника алу өчен ташламалы кредитлар бирү мөмкинлеген карауны сорады. «Мондый тәҗрибә агросәнәгать комплексында бар, шулай итеп безнең компанияләргә ярдәм була», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus