Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Йорт милкен бозган өчен гражданнарны җаваплы итүне карарга кирәк

Гомумйорт милкен бозган өчен гражданнарны җаваплы итүне карарга кирәк.  Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

«Гомумйорт милкеннән тиешенчә файдаланмаган өчен гражданнарның җаваплылыгын карау мөһим дип саныйбыз. Шул рәвешле, җаваплы милекче тәрбияләнә. Йортта яшәүчеләр еш кына чүп-чар калдырып, диварларга язып һәм гомуми йорт милке булган бүлмәләрен ачып, вандаллык гамәлләре эшли, ә аның нәтиҗәләрен төзәтү идарәче компания бурычы була», - диде республика җитәкчесе.

Аның фикеренчә, идарәче компанияләргә торак милекчеләрен һәм файдаланучыларны җаваплылыкка тарту буенча вәкаләтләр бирергә һәм законга тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк.

«Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы зур һәм социаль әһәмияткә ия. Аны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен рөхсәт ителгән эш төрләре исемлеген киңәйтергә кирәк, шул исәптән гомумйорт кирәк-яраклары булмаган милекне ремонтлау буенча да. Моннан тыш, торакны капиталь ремонтлау программасын коммуналь һәм транспорт инфраструктурасын модернизацияләү программасы белән синхронизацияләү кирәк», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт үткәрү өчен подрядчы оешмаларны квалификацион сайлап алу таләпләрен киңәйтергә кирәк дип саный. ТР Президенты Мәдәни мирас объектлары булган йортларны капиталь ремонтлау белән бәйле проблемалар барлыгын әйтте. «Торакчылардан җыелган кертемнәр генә җитәрлек түгел. Шуңа күрә бу йортларга өстәмә финанс ресурслары кирәк», - дип аңлатты ул.

Әлеге объектлар буенча проектлау һәм ремонт таләпләрен гадиләштерергә, шулай ук тарихи-мәдәни экспертиза уздыру вакытын 30 көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим итәбез. Фатир хуҗасына торак хезмәтләре күрсәтү сыйфатын контрольдә тоту да мөһим мәсьәлә, диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Дәүләт торак күзәтчелеге вәкаләтләрен киңәйтергә, төбәк операторларының, подрядчы оешмаларның, махсус хисап хуҗаларының, шул исәптән акча туплану эшчәнлеген контрольдә тотарга кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus