Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Черепанов: Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган кеше юридик яктан һәлак булган саналмый

«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов ватан өчен һәлак булган кешеләр юридик яктан һәлак булган дип саналмавын әйтте.

«Бу – тарихыбызның һәм тормышыбызның гаделсезлеге. Әгәр кеше вафат булган дип саналмый икән, димәк, ул исән, хыянәтче булып чыга. Ул кеше 80 ел кая качып ята соң? Әгәр дә ул сугышка туристик сәфәргә дип бармаган икән, фронтта һәлак булган дигән сүз. Сүз дә юк, бу - дәүләт эше. Закон буенча, бу мәсьәлә белән шул кешенең туганнары шөгыльләнергә тиеш. Әмма аларның моңа сәламәтлеге җитми», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессында очрашуда.

Михаил Черепанов фронтка китеп хәбәрсез югалган туганыңың һәлак булуын исбатлау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. «Барлык документларны җыеп,  фронтка киткән кешенең сугышта һәлак булырга мөмкинлеген, фронтка киткән кешенең монда кайтып пенсия алмавын, аның исән булмавын - боларның барысын да судьяга исбатларга кирәк. Бу – парадокс», - диде ул.

Аның әйтүенчә, бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә 1952 елда ук Германиядә хәл ителгән булган. «Әгәр фронтка киткән кеше әсирлеккә эләкмәгән һәм әсирлектән исән чыкмаган икән, димәк, ул һәлак булган. Менә аларның мантыйгы шушы. Ни өчен безгә бу мантыйкны кулланырга ярамый?» – диде белгеч.

«Татарлар ата-бабаларының даны турында сөйләргә оялган. Ата-бабаларының батырлыгын мактау, горурлану кабул ителмәгән. Яшерен документларны үз күзләрем белән күргәч, аны яшерүнең мәгънәсе юк икәнлегенә төшендем. Безнең күп Геройларыбыз - бабаларыбызның исемнәре яшеренгән, онытылган. Алар моңа лаек түгел», - дип өстәде Черепанов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus