Чаллы кызы Сабан туенда Татарстан Президентын мичтә пешкән коймак белән сыйлаган
Узган ял көнендә башкалабыз Казанда өч урында Сабантуйлар гөрләп узды. Анда Татарстан районнары үзләренең мәйданчыкларын булдырган иде. Шуларның берсендә Чаллы кызы Рөстәм Миңнехановны мичтә пешкән коймак белән сыйлаган.
Менделеевск районы биләмәсендә кунакларны Чаллы кызы, Тойгуҗа авылы клубы директоры, «Дөрешкәй» театры җитәкчесе һәм режиссеры Гөлнара Гайфетдинова каршы алды. Алар - Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, Беренче Президент Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле җитәкчеләр. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында хәбәр ителә.
«Без дүрт хатын-кыз коймак пешерү өчен җаваплы идек. Арабызда иң өлкәне Рәмзия Кириллова процесс белән идарә итеп кенә калмады, камырны әзерләде, пешерде, Лидия Никитина да пешерергә булышты, мин чыгарып, майлап тордым. Айгөл Мусина да майлап кунакларга бирде. Кыскасы, барыбыз да тырыштык, алмашып эшләдек», – Гөлнара Гайфетдинова.
«Шулай итеп, кадерле кунакларны мичтә пешкән тәмле коймак белән сыйладык. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич кызарып пешеп, мичтән чыккан гына коймакларны ашарга ярата икән. Шуңа күрә бер таба коймакны аның алдында пешерергә туры килде.Сынауны уңышлы үттек, коймакларны кунаклар бик яратты», – диде ул.