Сабада «Җырлыйк әле» тамашасы булды
Саба районы Явлаштау мәдәният йортында «Җырлыйк әле» шоу-проекты үткәрелде. Ул Саба күптармаклы җитештерү предприятиясе ачык акционерлар җәмгыяте һәм «Рамазан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре катнашында узды.
Уен дүрт турдан торды, һәр турда өч биремне эшләргә кирәк иде. Бу турыда Саба муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турлар арасында тамашачыларга концерт номерлары тәкъдим ителде. Тамашачылар үзләренә рухи азык алды, үзешчәннәргә алкышлап, рәхәтләнеп ял иттеләр.