(Актаныш, 2 декабрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актаныш районы хакимиятенең кече утырышлар залында инвалидлар ункөнлегенә старт бирү җыены узды. Кирңәшмә эшендә район җитәкчелеге, онлайн элемтәдә авыл җирлеге башлыклары һәм башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре катнашты. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшләүгә үзләреннән зур өлеш кертүләре һәм матур юбилейлары уңаеннан район башлыгы Энгель Фәттахов Актанышбаш авыл җирле башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Алсу Арсланова һәм Усы башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фиразия Хөббетдиновага Рәхмәт хаты тапшырды.