Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илдар Гыйльметдинов: “Бөтен Россиянең, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең игътибары Татарстанга юнәлдерелгән"

РФ Дәүләт Думасы депутаты, ничек кенә булмасын, дәүләт, җәмәгатьчелек, туган тел мохитен саклап калу йөзеннән, гаиләләргә ярдәмен күрсәтергә тиеш, ди.

Безнең өчен бүгенге сайлаулар – иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Беренчедән, без Татарстан Республикасы Президентын сайлыйбыз. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Президент вазифасы Россия субъектларыннан безнең республикада гына калды. Бу – безнең өчен мөһим мәсьәлә.

Шуңа бәйле рәвештә, бөтен Россиянең, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең игътибары Татарстанга юнәлдерелгән.

Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде. Аның сүзләренчә, сайлауга баруыбыз ТР Президент вазифасын биләячәк кешегә ныклы ышаныч белдерүебезне күрсәтә.

Илдар Гыйльметдинов бүген Татарстанда республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлары сайлануының мөһимлеген ассызыклап, әлеге вазифаларга эш оештыра белә, районны алга алып бара торган кешеләр сайланырга тиешлегенә игътибар юнәлтте. Ул билгеләп узганча, бүген күп кенә вәкаләтләр җирле үзидарә органнарына тапшырыла бара, халык үзен борчыган көндәлек мәсьәләләр белән нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итә.

Илдар Гыйльметдинов милләт өчен проблемалы мәсьәләгә тукталып, фикерен белдерде. "Еллар узу белән, туган телен – татар телен белүче балалар саны кими. Бу вазгыять Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында аеруча кискен. Алар туган телендә сөйләшми генә түгел, ә татарча аңламый да", - дип ассызыклады РФ Дәүләт Думасы депутаты. Аның фикеренчә, гаилә – телне буыннан-буынга тапшыра торган төп орган. Бүгенге шартларда исә әти-әниләр дә татар телендә аралашмый.

Ничек кенә булмасын, дәүләт, җәмәгатьчелек, туган тел мохитен саклап калу йөзеннән, гаиләләргә ярдәмен күрсәтергә тиеш, дигән фикер җиткерде Илдар Гыйльметдинов. “Милли тел булмаса, халык та булмый. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк”, – дип билгеләп узды ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus