(Кукмара, 3 ноябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районы Мәдәният йортында Кукмара балалар музыка мәктәбенең 55 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм концерты булды. Юбилей концертында төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, укытучылар катнашты.
Әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев һәм башкалар килгән иде.
Мөхтәрәм кунаклар укытучыларга һәм хезмәткәрләргә ведомство һәм муниципаль бүләкләр тапшырды.
«Бу көн истәлекле вакыйгаларга бай булды. Концерт барышында район Башкарма комитеты карары нигезендә „Кукмара балалар музыка мәктәбе“нә элеккеге директор, педагог һәм музыкант Рәхмәтуллин Хәлил Әсхәт улы исемен бирү турында әйтелде. Концертта яңгыраган классик, халык музыкасы мәктәпнең барлык юнәлешләре спектрын күрсәтте», — дип сөйләде музыка мәктәбе директоры Эльвира Фәсхетдинова.