(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстанда сайлауларга килүчеләр арасында ике кешедә генә югары тән температурасы ачыкланганын әйтте.
«Югары тән температурасы белән сайлау участогына килүчеләр өчен без махсус урыннар булдырган идек. Термометрия процедурасы нәтиҗәсендә ике кешедә генә югары тән температурасы ачыкланды. Алар, башка сайлаучылар белән бер агымда булмасын өчен, аерым бүлмәдә сайлады», — диде Андрей Кондратьев Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Сайлаулар уздыру өчен Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе өчәр миллион медицина битлеге белән перчатка, 215,5 мең медицина халаты, ике миллион каләм, биш мең литрдан артык антисептик сатып алган.
«Без сайлау участокларында дезинфекция уздыру өчен лицензияләре булган махсус оешмаларны җәлеп иттек. Бу эшне сайлау комиссиясе әгъзаларына йөкләмәдек. Участокларның күбесе мәктәпләрдә урнашкан, шуңа күрә сайлаулардан соң аларны дезинфекцияләү — аеруча мөһим мәсьәлә», — диде Андрей Кондратьев.