Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эшмәкәрләрнең хәйрия фонды «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 620 мең сум сәдака тапшырды

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Узган ялларда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациянең Private Clubның чираттагы утырышында Казанның мөселман эшмәкәрләре «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе өчен 620 000 сум күләмендә акча җыйды. Бүген РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Private Club резидентлары исеменнән әлеге хәйрия ярдәме «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырылды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт кунакларга изге башлангычлары өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм акчаларның парталар һәм дәреслекләр алуга юнәлдереләчәген әйтте. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Равил улы сүзләренчә, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам фәннәре буенча белем бирүче укытучыларга ярдәм итү тора.

Очрашу тәмамлангач, мөфти хәзрәт кунакларга яңартылган мәдрәсә бинасын күрсәтте. 

Бу Татарстан мөфтиенең РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчелеге белән беренче генә очрашуы түгел. Әлеге ике оешма арасындагы эшчәнлек РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы килешү нигезендә алып барыла. Бу килешү агымдагы елның май аенда имзаланды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus