Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Республиканың яшь урманчылары Кукмарага җыелды

(Кукмара, 31 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Сәлахетдинова). Кукмара районының Лубян урман-техник көллияте базасында республика мәктәп урманчылыкларының IV слетын ачу тантанасы булды. Яшь урманчыларны, аларның җитәкчеләрен һәм кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде. «Мәктәп урманчылыклары слетының безнең районда узуы, әлбәттә, зур мәртәбә. Мондый чаралар балаларны берләштерә, аларга һөнәр сайлауда бер юнәлеш булып тора. Алар слетка елдан-ел яхшырак, тырышыбрак әзерләнеп киләләр. Укучыларның урманны саклау буенча пропаганда эшләре алып баруы бик яхшы. Чыннан да, булганны саклый белергә кирәк. Барыгызны да бәйрәм белән», — диде Сергей Димитриев. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров исә быелгы слетка мәктәп урманчылыкларының тагын да күбрәк җәлеп ителүен билгеләп узды. «Бүгенге көндә Татарстанда 100дән артык мәктәп урманчылыгы бар. Аларда 1500ләп бала шөгыльләнә, — диде ул. — Слетта укучылар өчен төрле ярышлар, конкурслар уздырыла, җиңүчелләр исә баллар ярдәмендә ачыкланачак. Биредә катнашучылар үзләренең белемнәрен тагын да ныгытып, урманчы һөнәренең ни дәрәҗәдә абруйлы булуына тагын бер кат ышаначаклар. Мондый чаралар үткәрү бик кирәк». Слетка республиканың мәктәп урманчылыкларыннан 200гә якын укучы килгән иде. Беренче көнне алар «Татарстан урманнарының киләчәге — безнең кулда» дигән конференциядә һәм «Визит карточкасы» конкурсында катнашты. Конференция барышында фәнни-тикшеренү эшләре тәкъдим ителде. Слетның иң төп «Яшь урманчылар» бәйгесе исә аеруча мавыктыргыч булды Катнашучылар тест узганнан соң, «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урманнарны торгызу һәм үрчетү», «Геодезия», «Янгыннарны сүндерү» юнәлешләре буенча гамәли биремнәр үтәде. Боларның барысын да жюри бәяләп барды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus