Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шәймиев: Яңартылган Казан соборы — безнең дәүләт сәясәтенең соңгы еллары нәтиҗәсе

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүгенге хәлләр безнең дәүләт сәясәтенең соңгы еллары нәтиҗәсе. Бу турыда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасының яңадан торгызылган Соборын изгеләндерүдә әйтте.

ТР Дәүләт Киңәшчесе мөселманнарның Корбан гаете бәйрәме белән Казан Мәрьям Ана иконасын изгеләндерү күренешенең туры килүен символик булуына аерым игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, кичә Россия Президенты Владимир Путин барлык мөселманнарны котлады, ә Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Сафа Таҗетдин илебездә дин тотучылар бәйрәмен ничек билгеләп үтүләрен сөйләде.

«Бу вакытлы күренеш булырга тиеш түгел, — дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Шәймиев. — Бу кагыйдә булырга тиеш, чөнки безнең халык бик күп кыенлыклар кичерде. Һәм бүген без монда барыбыз да булуыбыз һәм бу хакта рәхәтләнеп сөйләргә мөмкинлегебез булу — бу беренче казаныш», - диде ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе 2015 елның ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсен торгызу турындагы указга имза куюны мисал итеп китерде.

«Элек кабул ителгән һәм хәзер кабул ителә торган барлык карарлар республикада булган конфессияләр мәнфәгатьләрен исәпкә алып уздырыла. Менә бу барыбызны да берләштерә. Һәм бу берләшү сүзләрдә түгел, ә кешеләрнең күңелләрендә бара. Бу юнәлештә юл салынган, ул безнең күп динле халкыбызның күңеленә хуш килә, һәм ул үзен аклый», — диде Минтимер Шәймиев.

«Эш күп әле. Әгәр илдә җаннарны дәвалау буенча шунда процесслар бара икән — без бөтен көчебезне куярга тиеш. Кешеләр әйтмешли, без булдырабыз. Без бердәм булганда күп нәрсәгә ирешә алабыз», — диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus