Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Омск татар автономиясе: Татарлар Сабантуйда гына түгел, фаҗига килгәндә дә бердәм

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Омск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов Большереченский районының Каракүл авылы янгынында зыян күрүчеләргә ярдәм кулы сузылганын әйтте һәм татарларның Сабантуйда гына түгел, фаҗига килгәндә дә бердәм булуларын белдерде. «Татарлар Сабантуйда гына түгел, фаҗигадә дә бердәм. Татарстан хөкүмәте, милләттәшләребезгә һәм битараф булмаган һәркемгә рәхмәт. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Каракүл авылында бакча ясарга тәкъдим итте. Авылдашлар бу тәкъдимне хуплап алды. Сентябрьдә бу авыл яңадан торгызылып бетәр дип көтелә», — диде Омск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов. Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина Каракүл авылы халкының төшенкелеккә бирелмәүләрен әйтте. «Яшибез, күңелебез шат. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Торгызу эшләрен янгын булып узгач, беренче көннән үк башладык, шул ук көнне ут та, су да бирелде. Яшәү шартлары бик үк яхшы булмаса да, урамда калучы юк. Олылар да, яшьләр дә бар. Бу табигый, көтелмәгән хәл иде», — диде ул. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә җиде йорт торгызылган, алтысының түбәләре ябылган. Бу айда тагын ике йорт әзер булырга тиеш. Унынчы йорт сентябрьдә торгызыла. «Төзү материаллары бар, алып килеп торалар. Ач түгелләр, азык-төлек китерелә. Сыерларны савалар. Район башлыгы һәр атна саен килеп, хәлләрне белешә», — диде Ләйлә ханым. «Апрельдән башлап яңгырның яуганы булмады, өч ел дәвамында су басты, быел янгын чыкты. Каракүл авылына мондый афәт беренче тапкыр килде. Рәхмәттән башка сүзем юк. Безгә ярдәм кулы сузганнары өчен рәхмәтлебез», — ди Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus