Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чүпрәленең унынчы сыйныф укучылары хәрби өйрәнүләр уза

(Чүпрәле, 23 май, «Татар-информ», «Туган як» , Гөлия Фәизова). 22 майдан район мәктәпләрендә белем алучы 10 сыйныф укучылары өчен хәрби — уку җыеннары  башланды. Алар 26 майга кадәр дәвам итәчәк. Җыеннар гадәттәгечә,  Түбән Чәке урманы аланлыгында урнашкан  «Акчарлак» сәламәтләндерү лагеренда оештырылган. Җыеннарны үткәрүнең максаты булып, хәрби хезмәт үтү өчен кирәкле психологик һәм физик сыйфатларны формалаштыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, Россиянең тарихи, мәдәни үткәне һәм кораллы көчләргә хөрмәт тәрбияләү тора. Чараны үткәрү хөкүмәт карарында каралган, ул барлык мәктәпләр өчен мәҗбүри булып тора. Җыеннар вакытында унынчы сыйныф укучылары үзләренең физик әзерлекләрен, автоматны сүтеп-җыю һәм шәхси саклану чараларын киюдә осталыкларын, сафта йөрергә, җирлектә ориентлашу серләренә, ә иң мөһиме-укучы егетләр чын дуслыкның һәм ышанычлы иптәшнең ярдәмен татырга өйрәнәчәк. Җыеннар башлану белән Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Рамил Җамалетдинов котлады. «Һәр ир-ат үз Ватанын, үз гаиләсен һәм якыннарын якларга һәм сакларга тиеш. Хшрби-уку җыеннары–ул армия тормышының бер мизгеле. Бу көннәр сезне дисциплиналы булырга, мөстәкыйльлеккә һәм шул ук вакытта коллективта яшәргә йрәтәчәк. Биредә сезгә барлык кирәкле нормативларны үтәргә һәм сезнең чыннан да Ватанны сакларга әзер булуыгызны күрсәтергә кирәк булачак», — дип билгеләп үтте ул. Хәрби-уку җыенының беренче көнен егетләр ГТО нормативларын тапшырудан башладылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus