Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Төбәгемдә милләтләр дуслыгы» чарасы булды

(Азнакай, 11 апрель, «Татар-информ», « Маяк », Лиза Нурлыева). Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Төбәгемдә милләтләр дуслыгы» дип исемләнгән чара булды. Анда районның иҗтимагый Совет рәисе Лилия Әхмәдишина, Татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе рәисе Зөлхия Миннеханова, шәһәр гимназиясендә, 7нче гомум урта белем бирү мәктәбендә укучылар туган телебезнең иркенлеге, матурлыгы турында фикер алышты, районда яшәүче халыкларның милли традицияләре белән танышты. Төбәктә берничә милләт вәкиле үзара дус, тату яши. Халыклар төрле булса да, хуҗалык итү, мәдәниятләре уртак. Үз телләрендә рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә, гореф-гадәтләренә тугры калып гомер кичерәләр. Районда бердәнбер чуваш авылы — Якты Кул шуның бер мисалы. Күпфункцияле үзәк мөдире Мәҗит Ибраһимов авыл халкының бердәм булуын, актив тормыш алып баруларын, җырга — моңга һәвәс булулары турында сөйләде.  Үзәк каршында эшләп килүче «Нарспи» фольклор коллективыхалык җырларын башкарды. Җитәкчесе Зилә Хәйретдинова коллектив белән таныштырды. Биредә 65 яшьтән өлкән апа — абыйлар йөри. Шулай ук 7нче урта мәктәптә үткәрелүче «Әдәби туган як» түгәрәгенә (җитәкчеләре — татар теле, әдәбияты укытучысы Фирүзә Кашапова) йөрүче балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Гимназия укучылары татар һәм рус халык биюләрен башкарды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus