Чәршәмбе Русия думасы Стратегик һөҗүм коралларын киметү СНВ-3) турындагы килешүне биш елга озайтуны ратификацияләде. Утырышның трансляциясе дума сайтында барды. СНВ-3 Русия һәм АКШ арасында коралландыруны чикләү турында бердәнбер килешү, аның мөддәте февраль башында чыга иде.
Әлеге килешүне АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама һәм Дмитрий Медведев 2010 елда имзалаган иде. Ул һәр тараф атом кораллары санын 1550 берәмлеккә кадәр киметүне күз уңында тота.
АКШның элекке президенты Дональд Трамп идарәсе бу килешүгә Кытайны җәлеп итүгә басым ясады. Бер үк вакытта Вашингтон Русиядән яңа шартлар таләп итте, мәсәлән, тактик атом шартлаткычлары санын киметүне. Мәскәү килешүне шул килеш тагын биш елга озайтуны алга сөрде.
АКШ президенты Джо Байденның инаугурациясеннән соң аның сүзчесе Кушма Штатлар килешүне өстәмә шартларсыз озайтырга әзер дип белдерде. Сишәмбе Байден бу теманы Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә күтәрде.
Шул ук көнне Путин озайту турында килешүне парламентка кертте. АКШ кануннарына ярашлы, әлеге документны озайту өчен Конгресс хуплавы кирәкми.