Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сириядә хезмәт итүче татар егетләренә «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырдылар

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Сириядә ике көнлек эш сәфәрендә булды. Ул бирегә Татарстаннан килеп хезмәт итүче хәрбиләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр, сәгать һәм «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле медален тапшырды. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хмеймим авиабазасына да бүләкләр, көнкүреш техникасы, һәр Татарстан кешесенә республика исеменнән тәмле күчтәнәч бирделәр. Биредә Татарстаннан иллегә якын кеше хезмәт итә. Алар — Казан хәрби училищесын тәмамлаучы этник татарлар.

Равил Әхмәтшин хәрби хезмәткәрләргә хезмәт, батырлык һәм хәрби бурычны фидакарь үтәүләре өчен рәхмәт әйтте. «Без сезнең белән горурланабыз. Югары профессиональлек һәм батырлык белән сез илебезнең мәнфәгатьләрен яклыйсыз», — диде ул.

Әхмәтшин вәкиллек, вәкиллек каршында ачылган Офицерлар клубы, Мәскәүдә Татарстан якташлыгы оешмасының эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук Сириягә килгән Татарстан делегациясе составындагы клуб әгъзалары белән таныштырды. Алар — Россия Геройлары, хәрби очучылар, Әфганстан һәм Төньяк Кавказ хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан Владимир Алимов, Марат Алыков һәм Рәфыйк Ихсанов.

Чара азагында Хмеймим авиабазасының барлык хәрби хезмәткәрләренә концерт программасы тәкъдим ителде. Анда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев һәм Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Минһаҗева чыгыш ясады. Мәскәү артистлары уртак номерларны авиабазаның хәрби оркестры белән әзерләгән, диелә бу хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus