Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Камада чана-трактор поездының 60 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама комплекслы музеенда чана-трактор поездының 60 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында шул истәлекле экспедициядән исән булган бердәнбер катнашучы Иван Коршин катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.

1960 елның 25 декабрендә булачак төзелеш урынына төзүчеләрнең беренче десанты килә. Алар чана-трактор поездында үзләре белән җиһаз — котельный, электростанция, бульдозерлар, экскаваторлар алып килгәннәр. Поезд составында 25 кеше иде. Алар барысы да киләчәктә шәһәр төзелешенә зур өлеш керттеләр.

«Иртән безне идарә башлыгы Иван Точилин җыйды һәм, тиз арада платформаларга җиһазлар төяп, яңа шәһәр төзергә киттек, диде. Мин өйгә кайтып, паспорт алып, хатыныма язу язып калдырырга гына өлгердем», — дип искә төшерде Иван Коршин.

Авылга поезд кич белән килде. Төзүчеләр арасында ау белән мавыккан Иван Илюхин да бар иде, ул мылтыктан залп бирде. Шунда ук авыл халкы да йөгереп килеп җитте. Беренче төзүчеләрне җирле халык фатирларында урнаштырдылар.

«Беренче еллар бик авыр булды — су җитмәде, азык-төлек белән тәэмин итүдә өзеклекләр булды, чөнки аларны башка шәһәрләрдән алып килделәр, ә юлларда йөрерлек түгел. Күпләр түзмәде, китте, ә мин калырга булдым. Түбән Камада минем икенче кызым туды. Монда хәзер дә минем балаларым, оныкларым һәм оныкчыкларым яши», — дип искә ала Иван Коршин.

Күргәзмәдә шәһәр төзүнең документаль чыганаклары — чана-трактор поезды җитәкчесе Кәрим Вәлиуллинның көндәлеге күчермәсе, газеталардан киселгән мәкаләләр, төзелештә катнашучыларның фотосурәтләре, шәһәр тарихы турында китаплар тәкъдим ителә. Түбән Кама комплекслы музеенда күргәзмә декабрь ахырына кадәр эшләячәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus