Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Туфан Миңнуллин истәлегенә Кама Тамагында 85 агач утыртылачак

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Туфан Миңнуллинның юбилее уңаеннан күренекле драматургның туган ягы Кама Тамагында 85 истәлек агачы утыртылачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов белән очрашкан. Очрашуда сүз танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан узачак чаралар хакында барган.

Данил Салихов драматургның юбилее уңаеннан Кама Тамагында 85 истәлек агачы утырту турындагы тәкъдиме белән чыккан. Район башлыгы бу тәкъдимне күтәреп алган.

Агач утыртуда драматургның якыннары, якташлары, язучылар, артистлар, җырчылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Кама Тамагы районы җитәкчелеге аллееяның урынын, агачларны утырту вакытын билгеләү буенча эшне башлаган.

Язучылар берлеге һәм Кама Тамагы районының тагын бер уртак эше – мәктәп балалары арасында узачак «Якташым Туфан Миңнуллинга хат» конкурсы булачак, дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

2020 елның 25 августында күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тула. Туфан Миңнуллин 2912 елның 2 маенда вафат булды. Язучының туган ягы Кама Тамаганда Туфан Миңнуллинның музее һәм һәйкәле бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus