Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бөгелмә ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте

(Бөгелмә, 21 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасы Татарстанның Бөгелмә районына кадәр барып җитте. Әләмне хөрмәтләү тантанасы хәрби комиссариат янындагы мәйданда узды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Мин сезнең хезмәтегез, туган шәһәрегез генә түгел, тулаем Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр халкына. Ул бөгелмәлеләрнең кәефендәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте, чөнки районда, коронавирус пандемиясенә карамастан, күп программалар гамәлгә ашырыла. Муниципалитет икътисадын күтәрергә сәләтле яңа инвесторлар барлыкка килә. Муниципаль берәмлек җитәкчесе Линар Закиров байракка Бөгелмә районы гербы төшерелгән билгене беркетте. Аннары эстафета Түбән Кама районына юл тотачак.

«ТАССРның 100 еллыгы әләме инде 30 районда булды. Бу әләм үзенә республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең энергиясен һәм мәхәббәтен җыйды», - дип белдерде район башлыгы. Линар Закиров шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинның бүгенге сәфәре шәһәр халкы өчен бик мөһим булуын, чөнки ул аларның проблемаларына максималь игътибар биргәнлеген әйтеп үтте.

Узган атнада бирегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән килде, ул төзекләндерелгән мәдәни объектларны һәм тәртипкә китерелгән ишегалларын карап чыкты. Барлык эшләр дә республика программалары буенча башкарылган.

Хәзер Бөгелмәдә 40 ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре бара. Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә, Е.А. Тимерҗанов исемендәге «Яшьлек» спорт мәктәбендә, балалар йогышлы авырулар хастаханәсендә һәм башка объектларда капиталь ремонт ясала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus