Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда көзге чәчүгә керештеләр

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Республикада чәчү кампаниясенә беренчеләрдән булып Питрәч, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Бөгелмә һәм Сарман районнары игенчеләре кереште. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, быел республика буенча кимендә 552 мең га көзге культуралар  чәчү планлаштырыла. Көзге бодай 405 мең га мәйданда чәчеләчәк, көзге арыш — 131 мең га. «Бүгенге көндә Сарман районында уҗымнар 1775 гектарда чәчелгән. Бу эштә барлык хуҗалыклар да катнаша. Көзге культуралар сидераль парларда чәчеләчәк, аларның мәйданы 15 900 гектар тәшкил итә. Шуның 2300 гектарында известьлау үткәрелде, минераль һәм органик ашламалар кертелде», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов. Бүгенге көндә республика буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 799,7 мең гектардан җыеп алынган, бу барлык мәйданның 53 процентын тәшкил итә. 3 млн 104 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 1399,7 мең тонна көзге бодай, 329,5 мең тонна көзге арыш, 1049,1 мең тонна арпа һәм 127,3 мең тонна борчак. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 38,8 центнер тәшкил итә. Бүген аграрийларның төп бурычы — сезонлы кыр эшләрен, аерым алганда, — урып-җыюны һәм көзге чәчүне сыйфатлы һәм вакытында башкару, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus