Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан мэры Жилплощадка микрорайонында төзекләндерелгән ишегалдын карады

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Бүген Казан мэры Илсур Метшин Күршеләр көнендә — Химиклар урамындагы 13, 15 һәм 17нче йортларның ишегалдында капиталь ремонт эшләре тәмамлану уңаеннан оештырылган бәйрәмдә булды. Нәкъ менә биредә төрле бәйрәм чаралары үткәрелә, анда өч меңгә якын кеше җыела. «Жилплощадка — ул чын мәгънәсендә „йокы“ районы. Бүген исә биредә ишегалдының Казан үзәгендәге төзекләндерелгән теләсә кайсы ишегалдыннан берни белән дә аерылмавын күрәбез. Безнең бурыч та шуннан гыйбарәт иде», — диде Метшин ишегалды белән танышкан вакытта. 2019-2020 елларда монда асфальт өслекне яңартканнар, җәмәгать киңлеген яшелләндергәннәр, күп функцияле эстрада төзегәннәр, универсаль кыр, спорт мәйданчыгы, балалар зонасы, ял зоналары һәм кече архитектура формалары урнаштырганнар. Ишегалдында ачык төсләр өстенлек итә, төп төс — кызгылт сары. Проект авторлары әйтүенчә, кызгылт сары — ул активлык һәм җылылык төсе. Алар җәмәгать киңлегендә нәкъ менә шундый атмосфера булдырырга теләгән. Шәһәр башлыгы шулай ук Химиклар урамындагы 15нче йорттагы капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты. 1968 елда төзелгән биш катлы сигез подъездлы кирпеч йорт капиталь ремонт программасына 2020 елда кертелгән. Әлеге йортның түбәсен, электр чыбыкларын, подъездларын һәм фасадын ремонтлау күздә тотыла. «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Олег Калимов сүзләренчә, эшләр бер ай чамасы элек башланган, бүгенге көндә гомуми күләмнең яртысына якыны башкарылган инде. Капиталь ремонтны 10 ноябрьгә кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus