Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төркия дәүләте ярдәме белән Литвада яшьләр Сабан туе үткәрелгән

(Истанбул, 21 июль, «Татар-информ» Рушания Алтай). Литваның Тракай каласында татар яшьләре Төркия дәүләте ярдәме белән Сабан туе бәйрәме үткәргәннәр. Бу хакта Төркия хезмәттәшлек һәм координация агентлыгы (TİKA) хәбәр итә.

Литва яшьләр Сабан туе Төркия хезмәттәшлек һәм координация агентлыгы (TİKA), Литва татар мәдәният үзәге белән берлектә оештырылган җәйге лагере программасы кысаларында уздырылган. Әлеге лагерь Литва, Латвия, Польша һәм Кырымда яшәүче татар яшьләре өчен быел җиденче тапкыр үткәрелгән. «Татар яшь буын лагеры» дип аталган чара Латвиянең Милли азынлык департаменты, Тракай шәһәр хакимияте, Төркиянең Вильнюс илчелеге ярдәме белән тормышка ашырылган.

Лагерьда Төркия һәм татар тарихы, мәдәни кыйммәтләре турында семинарлар, татарча көрәш, җәя белән ук ату, атка менү, скрипкада уйнау буенча курслар, милли биюләр һәм әбрү рәсем сәнгате күнегүләре оештырылган. Татар яшьләре арасында иҗтимагый-мәдәни бердәмлекнең мөһимлеге, төрек-ислам цивилизациясе турында сөйләшүләр үткәрелгән. . «ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән Сабантуй бәйрәме быел җәйге лагерьның төп темасы итеп сайланды. Анда төрле спорт ярышлары, бәйгеләр, җыр-биюләр оештырылды, татар милли ризыклары тәкъдим ителде. Программа кысаларында төрки татар мәдәниятен өйрәнү һәм аны яңа буынга җиткерү мөһимлеге   ассызыкланды», — дип язылган «TİКАдан татар-төрек уртак мирасына теләктәшлек» дип исемләнгән мәкаләдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus