Чаллы Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителәчәк
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Чаллыда Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе вазифасына ачык конкурс игълан ителәчәк. Бу хакта Инстаграмда шәхси аккаунтында Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.
«Наил Мәһдиев белән Чаллы Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифасына ачык конкурс үткәрү турында килештек», — дип язган ведомство башлыгы.
Конкурс шартлары әлегә анонсланмаган, әмма Фәттахов иң талантлы һәм битараф булмаганнарны катнашырга чакырды. Аның фикеренчә, бу вазифада булачак җитәкче үзен күрсәтү генә түгел, шәһәр яшьләре өчен әһәмиятле проектлар да булдыра алачак. Кичә Казанның Юдино бистәсендә яңа яшьләр үзәге җитәкчесе вазифасына конкурс башланды.