Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше яман шештән үлем куркынычын ике тапкыр диярлек арттырган

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше онкологик авырулардан үлем куркынычын икеләтә диярлек арттыра. Мондый нәтиҗәне Техас университеты тикшеренүчеләре ясаган. Бу турыда MedicalXpress-ка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Биш ел дәвамында белгечләр 45 яшьтән өлкәнрәк 8 меңнән артык кешенең физик активлык дәрәҗәсен күзәткән. Тикшерү үткәргәнче, аларда яман шеш булмаган. 2009-2013 елларда 268 кеше яман шештән үлгән. Нәтиҗәдә, тәҗрибәдә катнашкан физик активлыгы түбән кешеләр арасында хәрәкәтчән яшәү рәвеше алып баручылар белән чагыштырганда, онкология авыруыннан үлү очраклары 82 процентка югарырак булган. «Бу физик активлык булмау һәм яман шештән үлем арасында турыдан-туры бәйләнешкә күрсәткән беренче тикшеренү», — диде бу эшнең әйдәп баручы авторы Сьюзан Гилкрист. Шул ук вакытта, табиб сүзләренчә, кеше аз хәрәкәтчән яшәү рәвешен озаграк алып барган саен, аннан үлем ихтималы югарырак. Галимнәр мәгълүматлары буенча, көн саен уртача 30 минут (мәсәлән, велосипедта йөрү) физик активлык онкология авыруларыннан үлем куркынычын 31 процентка киметә. Шул ук вакытта йөрү кебек җиңел йөкләнеш аны 8 процентка киметә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus