Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Ак кәгазьгә яңа тормыш» акциясе дәвам итә

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Җәйнең беренче көнендә Татарстан Диния нәзарәте республикакүләм «Ак кәгазьгә яңа тормыш» макулатура җыю акциясен игълан иткән иде. Акция 2020 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. Макулатураны тапшырып алган барлык акча Диния нәзарәтенең «Зәкәт» фонды кул астындагы авыр хәлдәге балаларга матди ярдәм булып юлланачак. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүгенге көндә Казаннан кала акциягә Татарстанның Әгерҗе, Арча, Чүпрәле, Чистай, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары кушылды. Алар ярдәме белән 800 кг тирәсе кәгазь җыелды. Шунысы әһәмиятле, бу елны Аллаһ исемнәрен искә алган, Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелгән китап һәм кәгазьләр аерым җыела. Акцияне уздыруда мөфтиятнең «Muslimvol» мөселман яшьләре хәрәкәте катнаша, алар аятьләр һәм хәдисләр очраган кәгазьләрне аерып баралар. Алга таба кирәксез китап-кәгазьләр махсус кәгазь кабул итүче оешмаларга тапшырылачак, ә аятьләр һәм хәдисләр очраган кәгазьләр яндырылачак. Әйтеп узыйк, татарстанлылар гарәпчә һәм иске имлә белән язылган борынгы китаплар да китерәләр. Алар өйрәнү өчен белгечләргә тапшырыла. Макулатураны Габдулла Тукай ур., 89 йортка эш көннәрендә 9.00-дан 17.00 сәгатькә кадәр китерергә була. Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 37-86-18;  +7(927) 033-31-42.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus