Мәскәүдә яшәп иҗат итүче продюсер, режиссер Гаяр Нуриманов үзенең Казанга күчәргә теләвен белдерде. "Минем иҗади урыным шунда кебек тоела” дип язган ул үзенең инстаграм битендә. Азатлык режиссердан ничек мондый фикергә килүе, Казанга нинди планнар белән күченергә җыенуы турында сорашты.