(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Уфа шәһәре хакимиятендә Башкорстанның халык шагыйре, язучы һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, Башкортстан Язучылар берлегенең элеккеге рәисе Равил Бикбаевның (1938-2019) исемен мәңгеләштерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Республика Башлыгы указы нигезендә, Уфада Равил Бикбаев яшәгән йортта (Менделеев урамы, 148/3) шагыйрьнең барельефы урын алган истәлек тактасы куелачак; 102нче башкорт гимназиясенә һәм Уфадагы яңа урамнарның берсенә Башкортстанның халык шагыйре исеме биреләчәк. Шулай ук Равил Бикбаев исеме белән бәйле истәлекле урыннарны төзекләндерү дә күздә тотыла. Уфадагы музейларның берсендә аңа багышланган экспозиция булдырылачак. Уфа вице-мэры Алинә Сөләйманова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә шагыйрьнең туганнары һәм мэриянең структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.