Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Балалайка куелуын үзе теләде»: Рафыйк Таҗетдиновның каберенә истәлек ташы куелды

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Константиновка бистәсе зиратында Татарстанның халык артисты, виртуоз балалайкачы, җырчы Рафыйк Таҗетдиновның каберенә истәлек ташы куелды. Чарада мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, дуслары катнашты. Рафыйк Таҗетдинов рухына хәзрәт ясин укыды. Гаиләсе исеменнән кабер ташына чәчәкләр кәрҗине куелды.

Кабер ташына, шулай ук, граниттан балалайка да беркетеп ясалган. Артистның олы кызы Диана Таҗетдинова әйтүенчә, Рафыйк Таҗетдинов каберенә балалайка куелуын үзе теләгән. «Мин әтигә вәгъдә бирдем. Ул үләсен сизгән, күрәсең, үлеменә бер көн кала „Диана, шундый таш куй, балалайкасы да булсын, зиратка килүчеләр ерактан ук монда халык артисты җирләнгәнен күрсен“ дип әйтеп калдырды», — диде.

Өч ел акча җыеп, Диана ниятен тормышка ашырганын әйтте. Әтисенең үлеме кинәт булганын искә төшерде. «Тартмады, эчмәде, кышын ютәлләп авыргач, хастаханәгә барды, анализлар биргәч, „дүртенче стадия үпкә рагы“ диагнозы куелды, биш айдан соң әти үлеп тә китте. Аңламый да калдык. Һаман ышанмыйм, әти белән гастрольдә икәнлегебезне көн саен төштә күрәм. Гел чит илдә йөргәч, әле дә гастрольдә кебек ул миңа», — ди кызы.

Олы абыйсы Фәрит абый энекәше белән бергә планнар корып, гел киңәшеп яшәгәннәрен сөйләде. «Тырыштык, өйләр салдык, блаларга булсын дип тырмаштык. Бик эшчән, уңган кеше иде. Теләсә нинди эшкә кулы ята иде: ул скульптор да, рәссам да, баянчы, балалайкачы да иде. Без барыбыз да баянчылар, җырлыйбыз, әтиебез шулай тәрбияләде», — диде.

Уртанчы абыйсы Рамис Таҗетдинов Рафыйк Таҗетдиновның бик туганчыл җанлы булуын, бөтен ир туганнарын Казанда бер җиргә җыйганын искәртте. «Җирләр алырга да, өйләр салырга да булышты. Аның сүзе — ярты өй салынган дигән сүз. „Абыйлар, бергә торыйк“ дип гел әйтә килде», — диде.

Классташы, туган тиешле кешесе Рәфәгать Фәсхетдинов мәктәптә укыганда ук мәрхүмнең иҗатка хирыслыгын билгеләп узды. «Рафыйк белән бик күңелле иде, гел күтәренке кәефле булды», — диде. Рафыйк Таҗетдиновның якташы Вилдан Хәлимов аның көтмәгәндә шалтыратып, «Брат, нихәл» диюен сагынуын әйтте. «Олы йөрәкле, үткер, бик тырыш, теләсә нинди эшне башкарып чыгарлык адәм баласы иде», — диде.

«Концертларында да бер утыргыч тулмый калса да, борчыла иде, тик билет сатылмаганга түгел, ул зал тулы булуын ярата иде. Без беркөнне бөтен эшне ташлап, телевизордан аның балалайкада уйнап җырлаганын карап утырдык. Башка кешеләр балалайкада уйнаса да, „әй, Рафыйк кебек уйный алмый инде“ дип кул селтибез. Кабер өстенә дә балалайка куелуы - дөрес гамәл», — ди Вилдан Хәлимов.

Рафыйк Таҗетдинов хатыны Фирдәвес ханым белән өч кыз тәрбияләп үстергән. Дианадан соң Аида һәм Әдилә исемле игезәк кызлары бар. «Мин ирләрдә андый сыйфатларны бүтән беркемдә күрмим. Шундый гаилә җанлы иде, гел кызларга гына булсын, дип яшәде. Тормышны бик яратты. Иртүк 5тә торып эшли башлап, шуннан ләззәт таба иде. Ял иткән арада балалайкада уйнап ала, һәр минуттан рәхәтлек алырга тырышты», — диде.

Фирдәвес ханым иренең Италиядә 1994 елда 200 дән артык уен коралларында уйнаучылар арасында беренче урынны алып кайтканын искә төшерде. «Бик зур җиңү иде ул, премиясе дә булды, көндәшләре дә, аяк чалырга тырышучылар да юк түгел иде. „Эчмим, тартмыйм, озак яшим“ дип гел әйтә килде, тик, кызганыч, гомере кыска булды», — диде. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus