Уфада «Китап бәйрәме»ндә Кадим Аралбайның яңа китабын презентацияләү була
«Китап бәйрәме» III халыкара китап ярминкәсе кысаларында Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбайның «Седые ковыли» дип исемләнгән яңа китабын презентацияләү була. Чара 30 майда 15:30 сәгатьтә икенче чатырда планлаштырылган. Презентациядә шигырьләр укылачак, шулай ук автор белән аралашырга, сораулар бирергә, автограф алырга мөмкин булачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Читать дальше...