(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның «Гаилә» мәчетендә 18 гыйнвардан намазга өйрәтү буенча кыска вакытлы курслар башлана. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итә.
Алты көнлек программада госел, тәһарәт, иртәнге намаз, өйлә, икенде, ахшам, ястү намазларына өйрәтү каралган. Курсларга мәктәп яшендәге укучылардан алып, 100 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр дә килә ала. «Намаз уку — яше һәм җенесенә карамастан, һәр мөселманның бурычы», — дип искәртә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Читать дальше...