Свердловск өлкәсендә туган якны өйрәнүче татарлар форумы оештырырга җыеналар
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Уралда туган якны өйрәнүче татарлар: төп бурычлар, арадаш нәтиҗәләр, үсеш юнәлешләре һәм перспективалары» темасына багышланган түгәрәк өстәл булды. Анда җирле туган якны өйрәнүчеләр форумы үткәрү идеясен бертавыштан хупладылар. Түгәрәк өстәлдә өлкә кунаклары, активистлар — туган якны өйрәнүчеләр, проект авторлары, барысы 15 кеше катнашты. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада катнашучылар туган телне өйрәнү... Читать дальше...