(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). 2020 елда Дәүләт торак фонды 5 мең фатир төзергә планлаштыра, бу 273 мең квадрат метр торак дигән сүз. Түбән Камада 360 фатир сафка бастырылачак. Бу хакта бүген оешманың башкарма директоры Марат Зарипов белдерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. «Билгеләп үтәргә кирәк, бу шәһәрләрдә, нигездә, социаль инфраструктураны формалаштыру белән комплекслы төзелеш алып барыла. Бу — балалар бакчалары, мәктәпләр, иҗтимагый киңлекләр», — диде Марат Зарипов. Читать дальше...