Көннәр тиз кыскара хәзер. Караңгылыкны юлларда һәлакәтләр килеп чыгу очракларының артып китү вакыты дип бәяли белгечләр, статистика мәгълүматларына таянып. Билгеле булганча, тиз караңгы төшүгә әле гадәтләнеп җитмәгән машина йөртүчеләр бу чорда гадәттән тыш ситуацияләргә еш очрый. 10 октябрь көнне нәкъ менә кичке эңгер-меңгер вакытта, 17 сәгать 40 минутта, Зәйнең Нариманов урамында үзәк базар тирәсендә 59 яшьлек “ВАЗ-2106” автомобилен йөртүче, тизлек режимын контрольдә тотмыйча, 56 яшьлек аерым яшәү урыны булмаган бер ир-атны бәрдерә. Читать дальше...