Зәйдә Ватанны саклаучыларны хөрмәтләделәр
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткәннәр, мөхтәрәм ир-егетләребез катнашында тантаналы чара үтте. Кичә барышында Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгән ун зәйлегә совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан чыгарылган медальләр тапшырылды. Шулай ук хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның кабер ташларын яңартуга өлеш керткән предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләргә башкарма комитетның Рәхмәт хатлары бирелде. Читать дальше...