Бер сүзем бар, сиңа әйтелмәгән,
Килер бер көн, аны әйтермен.
Сабыр төбе генә сары алтын,
Беләсеңдер халык әйтемен.
Бер хатым бар, сиңа атап язган.
Җитәр вакыт, ачып укырсың.
Аңларсың бер күңел хисләремне,
Йөрәгемә үзең шакырсың.
Бер бүләгем калды, тапшырылмый,
Талисмандай йөртәм янәшә.
Әле ярый димен син куенда,
Син бар димен һәрчак сердәшкә.
Бер серем бар, әле чишелмәгән,
Ул сер бары сөю турында. Читать дальше...
Фаҗига 21 февраль көнне була.
ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, авариягә очраган «Дэу Нексиа» машинасын йөртүченең хастаханәгә барганда гомере өзелә. Зыян күрүчеләр дә бар. Тулырак мәгълүмат соңрак билгеле булачак.
P.S. Фотода дөрес дата күрсәтелмәгән.
21 февральдә сәгать 10 нарда Кузайкино-Нурлат юлында фаҗига булды.
Камаз 44108-RF машинасын йөртүче юлның сул ягында урнашкан кафега борылганда каршы яктан килүче Ваз 21150 машинасына юл бирми һәм алар бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина хуҗасының урында ук гомере өзелә.
P.S. Фотода дөрес дата күрсәтелмәгән.
Егет машинаны берничә сәгать элек кенә 750 мең сумга сатып ала һәм аны күрсәтергә гаиләсенә янына ашыга...
Читать дальше...
Төмәндә узучы биатлон буенча Россия кубогы ярышларында Түбән Кама кызы, 21 яшьлек биатлончы Алина Якимкинаның гомере өзелде.
Читать дальше...
Зәй үзәк дәваханәсендә бүгенге көндә табиблар белән тәэмин ителеш 49% ны тәшкил итә. Барлыгы 78 табибның 19 югары, 8 беренче, 2 икенче категорияле белгечләр. Агымдагы елда дәваханәгә невролог, стоматолог, гомумпрактика табибы килүе көтелә.
Зәйнең “Энергетик” мәдәният сарае кече залында районда игълан ителгән “Хезмәт кешесе” елына багышлап танылган рәссам, скульптор күргәзмәсе ачылды. “ Сәнгать һәм хезмәт кешене бизи” дип аталган күргәзмәгә рәссам Сергей Цыгановның 26 картинасы, скульптор Равил Әхәтовның 23 панно һәм скульптор эшләре куелды. Күргәзмә 4 нче мартка кадәр эшләячәк.
21 яшьлек спортчыныӊ ярышлар алдыннан сәламәтлеге әйбәт була, ул бернигә дә зарланмаган. Хокук саклау органнары бу факт буенча тикшерү эшен башлаганнар, дип хәбәр итә Татпресса.ру
Читать дальше...
Узган төндә Татарстанда 2-7, Казанда 2-4 градус кына салкын булды.
Татарстан Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе көндез тагын да җылы булачагын хәбәр итә. Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген, 22 февральдә, республикада аязучан болытлы һава. Татарстанның күпчелек районнарында кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән томан һәм бозлавык. Татарстанда бүген һава температурасы көндез 2-3 градус җылы булачак. Юлларда — бозлавык. Читать дальше...
Яна Арыш авылы мәдәният хезәткәрләре Гелюза Ситдикова , Кавсария Зыятдинова ; китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова , авылыбызның атказанган механизаторы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, авыл халкының яраткан жырчысы , баянчысы- Үзбәк Мусин һәм Шамил Гатауллин Бөек Ватан сугышы ветераны Мусин Шихабетдиндә кунакта булдылар.
Читать дальше...
Газетабызның 18 февраль санында “Җитәкчеләр аңлашып эшләми, шуның аркасында халык суга тилмерә” исеме астында язма басылып чыккан иде. Анда Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында берничә гаиләнең озак вакыттан бирле суга тилмереп яшәүләре бәян ителде.
Читать дальше...
weekly-news.ru
1922 елдан бирле илебез халкы Армия көнен билгеләп үтә. Заманына, илдәге вәзгыятькә карап, бәйрәмнең исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә (башта Кызыл Армия көне, аннары озак вакытлар Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне, хәзер инде Ватанны саклаучылар көне), аның асылы һәрвакыт бер: календарьнең бу көне туган илебез азатлыгын саклап сугыш кырларында яуга барган, үзенең гомерен армия хезмәтенә багышлаган, илебез Конституциясендә язылган бурычын үтәп, Кораллы Көчләрдә... Читать дальше...
The Stingrays take the ice in memory of Suzy McGrane on Saturday night. She was an Arizona native with a South Carolina heart.