Мәшгульлек үзәге үз эшчәнлеген халыкка якынайтуның төрле формаларын куллана. Моңа кадәр алар мобиль офис белән авыл җирлекләре җыеннарында катнашса, 12 февральдән консультация пунктлары шәһәр микрорайоннарында кабул итүләрне башлый. Аның беренчесе кичке сәгать 4тән 6га кадәр 35нче бистәдә (санэпидстанция каршында) үтәчәк. Шушы ук сәгатьләрдә 19 февральдә – Яңа шәһәрдә (ФОК яны), 26 февральдә – үзәктә (“Энергетик” Мәдәният сарае мәйданы), 5 мартта – Иске Зәй бистәсендә (хакимият бинасы яны)... Читать дальше...
9 Майга өч ай вакыт калып бара. Районда алып барыла торган эшләрне шушы вакытка кадәр тәмамлау зарур – Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышында әнә шундый бурыч куелды.
Читать дальше...
Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә Казахстаннан кертелүче аракы белән бәйле җитди проблемалар бар.
Читать дальше...
Аның барышында шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрдән шактый сорау керде. Аларның күпчелегенә мәгълүматлар базасыннан файдаланып, шунда ук җавап кайтарылды. Сезне әлеге сорау-җавапларның кайберләре белән таныштырып үтәбез.
Читать дальше...
Йомырка турау
Пешкән йомырканы салатка ничек вакларга?
Пычак белән тураганда яки угычтан уганда өстәлгә йомырка сарысы яки агы кисәкләре коелып кала, кул пычрана. Бик җиңел һәм гади ысулы: йомырканы калын тышлы стаканга салыгыз да шунда гына пычак белән ваклагыз. Шул рәвешле салат өчен берьюлы берничә йомырканы күз ачып йомганчы турап бетерергә була.
Май салмыйча кыздыру
Тавыкны авыз суларын китерерлек дәрәҗәдә бик тәмле итеп ничек кыздырырга?
Кайберәүләр... Читать дальше...
Үткән атнада транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланган.
Читать дальше...
12 яшьлек Рома Харламовны Оренбург өлкәсендә Асекеево тимер юл станциясендә тапканнар. Полиция хезмәткәрләренә бала үз исемен, туган көнен әйтә алган. Бирегә әбисенең туганнары китерүен җиткергән. Шуннан табылдык малайны приютка китергәннәр. Андагы тәрбиячеләргә Рома үзенең аяныч язмышын сөйләп биргән.
Читать дальше...
Әлмәттә милли көрәш буенча каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган Бөтенроссия турниры узды. Анда Зәйдән бер төркем көрәшче катнашты. Сармашбаш егете Радик Сәлахов үз авырлыгында бронза медальгә лаек булды. Аны ярышларга Сирень Сәлахов әзерләде.
Зәйдә Сочида узган Олимпиаданың берьеллыгы уңаеннан төрле спорт чаралары узды. Әлеге җәһәттән Кадер авылы хоккей кырында авыл хоккейчылары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча кадерлеләр җиңүче булды. Югары Шепкә белән Аксар командасы икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. “Яшьлек” боз сараенда фигуралы шуу буенча яшь спортчылар күрсәтмә номерлар белән чыгыш ясады.
Ел башланды гына әле. Ә районыбыз юлларында җиде юл-транспорт фажигасе булды инде. Аларда 6 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар, бер кеше һәлак булды.
Читать дальше...
Бу хәл күршеләребез Яр Чаллыда булган.
Узган елның 21 октябрендә автокаланың тимер юл вокзалында полиция хезмәткәрләре документлар тикшерү максатыннан Үзбәкстан республикасының ике граҗданын туктата. Тикшерү барышында берсенең Административ кодексны бозган булуы ачыкланган. Россиядә торуга рөхсәт документлары булмаган ир-атка илдән чыгарылу шарты белән биш меңгә чаклы штраф янаган. Аның 48 яшьлек иптәше шундук тәртип сакчыларына беркетмә төземәүләрен сорап ике мең сум акча тәкъдим итә. Читать дальше...
“Звезда.ru” интеллектуаль үсеш үзәге “Экологик бумеранг” халыкара конкурсын үткәрә.
Читать дальше...
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Читать дальше...
Шушы көннәрдә генә Балык бистәсе икенче мәктәбендә районыбызның иң яхшы мөгәлимнәре “Ел сыйныф укытучысы” район конкурсына җыелдылар. Дөресен әйтергә кирәк, бүгенге яшь буынга белем бирүләре бер дә җиңел эш түгел.
Читать дальше...
Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы татарстанның яшь галим һәм белгечләренең иҗтимагый хәрәкәте һәм “Татарстан Республикасының сәләтле яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы белән берлектә V республика яшьләр форумы үткәрә.
Читать дальше...
Мәктәпкә таба нәзәкатьле бер ханым атлый. 30 елга якын әлеге сукмактан йөрүче Фирдәүсә Әхәтова Ямаш урта мәктәбе укучыларына математика фәне серләрен, информатика нигезләрен төшендерә.
Читать дальше...
Котлы Бөкәш авылында яшәүче бертуганыбыз Кадрия Зыятдин кызы ШӘЙДУЛЛИНАның февральдә юбилее.
Читать дальше...
Район мәгариф бүлеге мәктәпләр быел җыйган 10 тонна макулатураны эшкәртүчеләргә озатырга әзерләгән.
Читать дальше...
Балык бистәсендә гараж һәм автомашина янды.
Ут аккумуляторга тоташтырылган күчмә яткырткычтан (переноска) чыккан.
Корноуховода 3 үсмер кеше яшәми торган йортның верандасына кереп тәмәке тарталар. Сүндерелми ташланган төпчек янгынга сәбәп була.
Фото: http://www.tvr-panorama.ru/category/tegs/proisshestviya?page=61
Урахча авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле әниебез Хатирә Гали кызы ИСМӘГЫЙЛОВАның 10 февральдә 75 яшь тулды.
Читать дальше...
Үзәк матбугат чаралары мәгълүматы буенча, Россиянең берничә төбәгендә гриппнең эпидемия бусагасын үтүе билгеләнгән. Бу 17 федераль субъектта һәм 8 шәһәрдә күзәтелә икән. Алар арасында безнең республикага чиктәш Киров өлкәсе дә бар. Россиядә, салкын тидереп авыручылар күп булу сәбәпле, 220 мәктәп һәм 50дән артык балалар бакчасы карантинга ябылган. Безнең районда исә әле санитар табиблар хәлне бик кискен дип бәяләми, грипп диагнозы куелу очрагы юк. Соңгы атнада кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручы 178 кеше теркәлгән... Читать дальше...
Анда мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре катнашты. Семинар мәктәптә сыйныфтан тыш эш формалары һәм ысулларына багышланды.
Читать дальше...
Котлы Бөкәш авылында яшәүче әниебез Кадрия Зыятдин кызы ШӘЙДУЛЛИНАны 50 яшьлек юбелее белән ихластан котлыйбыз.
Читать дальше...
Мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәч һәр укучыны һөнәр сайлау мәсьәләсе борчый башлый. Берсе эшмәкәр яки хуҗабикә булу турында хыялланса, икенчеләренең хат ташучы буласы килә.
Читать дальше...
Күгәрчен авылында яшәүче әтиебез Миндаян Хәмәтгазиз улы ҖӘЛӘЛОВның 11 февральдә 60 яшьлек юбилее.
Читать дальше...