Җәнлек-хайваннар кышын ач булмасын өчен урман хезмәткәрләре, аучылар һәм егерьләр көзеннән алар өчен азык запасы хәзерләп куялар.
Читать дальше...
Рус Әшнәге авылында яшәүче Раиф Мөхәммәт улы ГАБДРАХМАНОВны 55 яшьлек туган көне белән котлыйбыз.
Читать дальше...
Хөрмәтле якташлар, татарстанлылар!
Көтмәгәндә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһировның гаиләсе хәсрәтле булды: хатыны Әнисә Таһирова 2014 елның декабрендә авыр операция кичерде.
Ул вакытта табиблар эчке органнарда IV дәрәҗә канцераматоз диагнозы куйды. Тормышның тәмен тоеп яшәгән шат күңелле, игелекле Әнисәнең көннәре санаулы булуына ышанасы килми. Аңа әле 48 яшь кенә. Барысы да алда – уңышлар да, казанышлар да, бәхет тә. Өлкән кызы Ләйләгә 24 яшь, ә кече кызлары... Читать дальше...
Яншык авылында яшәүче Галия Миргәзиз кызы ЗАРИПОВАның 11 февральдә 45 яшьлек юбилее.
Читать дальше...
Кеше язмышында уйнап,
Кем бәхетеле булалган?
Андыйларның бәхетләрен
Ходай бирми дә алган.
Кеше хисен җиргә салып,
Кем бәхетле булалган?
Андыйларның рух пәрдәсе
Кара төскә буялган.
Кеше хакын хакламыйча,
Кем бәхетле булалган?
Андыйларның горурлыгы
Тузаннарга уралган.
Мин-минлеге белән яшәп,
Кем бәхетле булалган?
Андыйларның акыллары
Сафсатадан яралган.
... Читать дальше...
Ел башыннан Лениногорск районы һәм шәһәрендә 8 янгын чыккан. Аларда өч кеше үлгән. Төп сәбәбе – исерткеч эчемлекләр куллану, ди янгын сүндерүчеләр.
zhenski-ray.ru
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада ике малай һәм өч кыз дөньяга килгән.
Бәбиләрнең берсе – гаиләдә өченче, калганнары икенче балалар.
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча бүген республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә урыны белән бераз кар һәм томан булу ихтималы бар.
Читать дальше...
Яр Чаллыда шушы көннәрдә 53 яшьлек Марат Вәлиевне эзләделәр.
6 февраль көнне ул үзенең эш урынына “Бегиш” аэропортына чыгып китә. Әмма иртән иртүк хатынына шалтыратып, тукталыштан алып китә торган вахта автобусына соңга калуын һәм үзенең машинасы белән эшкә барачагын хәбәр итә. Әмма эшенә ул вакытында килеп җитми. Җитәкчесе шалтыратып сорагач, хәзер килеп җитәчәген хәбәр итә. Шуннан соң аның белән элемтәгә чыга алмыйлар.
Аэропортта озак еллар техник булып эшләгән ирне Чаллыдан... Читать дальше...
Бүген Зәй ГРЭсында 2014 елга билгеләнгән коллектив килешүе нәтиҗәләре буенча конференция үтте. Аның эшендә “Генерацияләү компаниясе” ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, республиканың “Электропрофсоюз” оешмасы рәисе урынбасары Фәрит Мостафин катнашты.
Читать дальше...
Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә чираттагы “Куркынычсызлык мәктәбе” дәресләре узды. Аның үзенчәлеге шунда, ул хезмәткәрләр өчен генә түгел, үзәккә йөрүче пенсионерларга да бик файдалы булды. Социаль хезмәткәр Светлана Сало янгынның төп сәбәпләре, аның беренче билгеләре, гомер өчен куркыныч туганда иң элек нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлатты. Өлкәннәргә бу хакта киңәшләр бирелгән өстәмә материаллар да таратылды, алар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар да алды. Читать дальше...
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе республикада ага торган суның сыйфатын һәрдаим тикшерә.
Читать дальше...
Әлеге фаҗига Зәй районында урнашкан “Федотово” чаңгы шуу комплексында булган.
Читать дальше...
Бүген Зәйнең “Күкчәчәк” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе-2015” бәйгесенең муниципаль этабы старт ала. Быел һөнәри бәйгедә катнашырга теләп, 16 тәрбияче портфолиоларын тәкъдим итте. Димәк, бу берьюлы шушы кадәр педагогның ел дәвамында максатчан эшләве турында сөйли. Алар портфолиоларда ни рәвешле баланың үзаңын үстерү, рухи байлыгын арттыру, әхлак нормаларын сеңдерү, хөрмәт, миһербанлылык төшенчәләрен тәрбияләү күрсәтәләр. Икенче төрле әйткәндә, күләмле теоретик тәрбияви материал туплана һәм... Читать дальше...
Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында янгын чыккан.
Тәмәке көйрәтү аркасында вагонның эчке төзелеше яна башлый. Нәтиҗәдә, 18 квадрат метрлы мәйданны ут биләп ала. Янгын сүндерүчеләр вагон эчендә 1962 елгы ирнең мәетен табып алалар.
Сихтермә бистәгә әйләнмәгәеИске Хурада җирлек советының ике авылда үткән киңәйтелгән утырышларыннан бүгенге вәзгыятькә хас булмаган оптимистлык, алдагы көннең тагын да яхшырак буласына ышаныч хисләре алып кайттык. Әбиләрнең колхоз бай булса, халыкның тамагы тук булыр, дигән сүзләре әледән-әле искә төшеп торды. Авыл халкының тормышына, көнкүреш проблемаларын хәл итүгә "Хузангай" кооперативының көчле икътисады, даими үсештә булуы бик нык тәэсир итә шул.
Читать дальше...
Казан-Оренбург трассасының 259 нчы километрында көчле юл һәлакәте булды.
Читать дальше...
Бүген - стоматологларның һөнәри бәйрәме. Зәйдә Татарстанның атказанган табибы Рәхимә Гомәрова җитәкчелегендә 52 хезмәткәрдән торган зур коллектив халыкка нәтиҗәле хезмәт күрсәтә. Үткән ел әлеге коллектив куелган планны 114 процентка үтәп, уңышлы эшләде. Һөнәри бәйрәм уңаеннан республиканың стоматологлар ассоциациясе Рәхимә Гомәрова исеменә Мактау грамотасы юллады.
Читать дальше...
“Агрокөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов агрофирмаларда, шул исәптән Зәй агрофирмаларында эшләүче яшь белгечләр белән очрашты. Очрашуларда сүз агрофирмаларның үсеш перспективалары, алдагы елга бурычлар турында булды, агымдагы елда терлекчелек тармагына аеруча игътибар булачагы кызыл җеп булып сузылып барды. Фәнис Газетдинов ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында җиңү яулаган “Зәй шикәре” агрофирмасы агрономы Александр Воронинга Диплом һәм акчалата бүләк тапшырды. Читать дальше...
Зәй “Яшелләндерү” ширкәтендә ел әйләнә кызу эш өсте. Узган 2014 елда әлеге оешма тарафыннан рөхсәтсез барлыкка килгән чүп өемнәрен бетерү, агач-куаклар, Карамалы елгасы өстен чистарту, газоннарны тәртиптә тоту, чәчәк клумбалары ясау буенча 13 миллион сумнан артык эш башкарылган. Чүп чыгару эшен исә Түбән Кама оешмасы башкара. Шәһәрдәге зур контейнерлардагы чүп-чар исә хакимият ярдәмендә алынган йөк машинасы белән чыгарыла. Зәйне яшелләндерүгә килгәндә, агымдагы елда 182 агачның очларын кисеп матурлау... Читать дальше...
Сәвәләй мәктәбендә Җиңүнең 70 еллыгы һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан “Аҗаган” хәрби-спорт уены оештырылды. Уенда “Зенитчылар” һәм “Диңгез пехотасы” командалары көч сынашты. Ярыш берничә этапта узды, малай-кызлар осталыкта, җитезлектә, өлгерлектә көч сынашып, ”Диңгез пехотасы” командасы җиңүче булды.
Finishing last in the final race still led to a double first for Austria’s double Olympic gold medallist Roman Hagara as, after five years of trying, he won an Extreme Sailing Series event for the first time in the 40-foot catamaran Red Bull.