Инфляция апрельдә 13,5 % тәшкил иткән
Татарстанда еллык инфляция менә шуның кадәр булган, дип хәбәр итә Татстат.
Март белән чагыштырганда бәяләр 0,6% ка, ә узган елның декабре белән чагыштырганда 6,5% ка арткан. Әмма белгечләр бездә әле хәлләр түзәрлек дип белдергән. Баксаң, күрше Ульян өлкәсендә инфляция барлыгы 10,4%, Удмуртиядә 8,3% тәшкил иткән.