Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Тегермәнек авылында мәктәбендә Барый Шәвәлиев истәлегенә мемориаль такта куелды (ФОТО)

Батырлык үрнәге мәрмәрләрдән кайтавазлана

–Тиңдәшсез батырлыклары белән илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен көрәшкән якташларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк,–диде ачу тантанасында район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков.

Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое Александр Мотросов батырлыгын кабатлап, күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган якташыбыз Барый Шәвәлиев кыю, батыр йөрәкле булган. Мәктәптә ул яхшы укуы, физик яктан нык булуы һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнашуы белән дә нык аерылып торган. Боларның барысы турында укучыларга тыл батыры, Барыйның бер туган энесе Габделвәли абзый белән сеңлесе Рәхилә апа сөйләделәр. Рәхилә апа әле 7 нче сыйныфта укыганда укытучысының Барый Шәвәлиев иншасын мактап сөйләүе хакындагы  истәлекләре белән дә уртаклашты. Иншада бер генә дә хәреф хатасы юк иде, тыныш билгеләре дә урынында. Бишле билгесе куйганнар аңа,–диде ул.

Бу чарада укучылар авыр сугыш елларын гәүдәләндергән күренеш тәкъдим иттеләр, шул елларда популяр булган җырлар башкардылар. Мәктәп китапханәсендә Барый Шәвәлиев турындагы тарихи истәлекләр белән таныштылар. Биредә аның мәктәп елларында төшкән фотосүрәте һәм СССР кораллы көчләре дәүләт архивыннан Барый Шәвәлиевның батырлыгын раслаучы документның күчермәсе дә урын алган. 

Идрис Аметов.

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus