Әлфия Рәшидовна мәктәптә балаларның үзара бәхәсләр вакытында, ә кайвакыт сөйләшкәндә дә сүгенү сүзләре ычкындыруларына игътибарны юнәлтте. Малайларның кайберләре сүгенүнең административ хокук тәртибе бозу–вак хулиганлык булуын башларына да китермиләр.
Аз алкогольле спиртлы эчемлекләр, сыра, коктейльләр куллану, тәмәке, спайслар тарту шулай ук бик җитди хокук тәртибе бозу булып торалар. Шуның өстенә яшь организмга бик зур зыян китерәләр, агулану, психик авыруларга илтәләр. Болар өчен үсмер административ җаваплылыкка тартыла, полициягә исәпкә куела. Үсмер икенче тапкыр хокук тәртибе бозса, әти-әнисенең эш урынына хәбәр итү дә каралган.
Китапханәче Т. Тюрина оештырган бу очрашу үсмерләр өчен файдалы да, гыйбрәтле дә булды. Беренче карашка шаяру булып күренгән гамәлләр өчен дә җитди җавапка тартылулары мөмкин булуын анык аңладылар алар.
Татьяна Вәлиева.
“Диалог” матбугат үзәге.
Фото редакция архивыннан алынды.