Сер булып калсын
Менә кыш та килеп җитте. Мин беркөнне уянып тәрәзәгә карасам, ни күрим?! Беренче кар яуган, кыш килгән иде. Чаңгы, чана күтәреп уйнарга чыктым. Икенче көнне кар эреп беткән иде. Миңа күңелсез булып калды. Шулай моңсу гына мәктәптән кайтканда, тиздән Кыш бабай киләчәге искә төште. Өйгә кайткач Кыш бабайдан нәрсә сораячагымны уйлап куйдым. Ләкин мин аны беркемгә дә әйтмим, ул әлегә сер булып тора.
Яңа ел – күңелле бәйрәмнәрнең бересе. Ул бездә яңа өметләр уята. Уенчыклар белән бизәлгән чыршы, матур-матур кар сыннары, матур савытларга салынган Кыш бабай күчтәнәчләре бары тик Яңа ел бәйрәмендә генә бит. Әле Кыш бабай да өебезгә килеп миңа бүләк тапшырса, монысы инде иң күңелле мизгел! Миңа Яңа ел бәйрәме бик тә ошый.