«Мин тереләй череп яттым». Аяксыз калган яшь хатын табибларны гаепли
Быел февральдә Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек хатынның аягын ампутациялиләр. Ул баласын ялгызы гына үстерә. Хатын аякны кисү дәрәҗәсенә җиткерүдә табиблар гаепле дип саный. Бу турыда « Комсомольская правда » хәбәр итте. 2020 елның гыйнварында Надежда Чиләбе өлкә хастаханәсенә килә. Аның аягы авырта, аякка баса алмый, төнлә йоклый алмый, атлавы да авыр була. Травмотологиядә рентген ясыйлар һәм шеш булуын ачыклыйлар. Биопсия нәтиҗәләре февральдә билгеле була, шеш яман булмавы ачыклана. Читать дальше...