Димитровградта яшәүче милләттәшләребез «Татарча диктант» акциясенә кушылды
(Казан, 26 сентябрь, «татар-информ»). Димитровград татарлары «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22нче татар мәктәбендә укучылар һәм укытучылар бергәләп татар телен белү дәрәҗәсен тикшерделәр. Диктант язучылар арасында Димитровградның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәнис Җаббаров һәм мәктәп директоры Мөнирә Джумаева да бар иде, ди оештыручылар.