Димитровградта Гакыйль Сәгыйровка багышланган фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр каралачак
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 27 февральдә Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22нче номерлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбендә I төбәкара «Гакыйль Сәгыйров укулары» фәнни-гамәли укучылар конференциясе уздырылачак. Анда Гакыйль Сәгыйровка багышланган фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр каралачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Гакыйль Сәгыйровның иҗади мирасын, киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Конференциянең бурычлары — татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыру, яшь буында толерантлык, патриотизм хисләре тәрбияләү һәм үстерү, Гакыйль Сәгыйровның әсәрләрен өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү, катнашучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру.
Конкурста катнашучылар 5-7 сыйныф, 8-9 сыйныф, 10-11 сыйныф төркемнәренә бүленгән.
Фәнни — гамәли конференциядә катнашучыларның чыгышы алдан билгеләнгән критерийлар буенча бәяләнә. Катнашучыларның чыгышларын тыңлап бетергәннән соң, оештыру комиссиясе утырышы үткәрелә һәм җиңүчеләр турында карар чыгарыла. Җиңүчеләргә дипломнар, барлык чыгыш ясаучыларга сертификатлар тапшырыла.