Чаллы тормыш дәрәҗәсе югары шәһәрләр арасына кергән
(Чаллы, 7 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). 2021 ел йомгаклары буенча Чаллы тормыш дәрәҗәсе иң югары сыйфатлы шәһәрләр исәбенә керде. Рейтинг Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан төзелгән. Тормыш сыйфатын бәяләгәндә социаль мөнәсәбәтләр, халыкның керем дәрәҗәсе, яхшы тормыш эзләп миграциягә тартылу, мәдәни кыйммәтләргә кызыксыну кебек критерийлар исәпкә алынды. Шулай ук юллар һәм юл хуҗалыгы торышы, медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты, урта һәм югары белем бирү сыйфаты, торак-коммуналь хуҗалык эшен бәяләү, бизнес алып бару өчен климат, шәһәрдә экологик мохитнең торышы бәяләнде. Һәр параметр буенча иң яхшы 15 шәһәр сайлап алынды. Шулай итеп, Чаллы шул шәһәрләр арасында икенче урынны яулады. Рейтингта беренче урынында — Грозный, Чаллыдан соң Магнитогорск, Севастополь һәм Череповец урнашкан.