«Мин, Кошман малае Динар, Эльбрусның түбәсендә…»

«Мин, Кошман малае Динар, Эльбрусның түбәсендә…»

Бердән, авылдашым бу сурәттә болытлар арасында елмаеп тора иде — ярый, сәяхәтләргә хирыс малай инде ул, димәк, бу юлы тауларга киткән икән, дидем. Әмма комментарийдан күзем шакмак булды — «Европаның иң биек ноктасы! Эльбрус. 5642 м». Әлбәттә, бу сәяхәт турында сорашмый калу мөмкин түгел иде. Ничек, кем белән, нинди хисләр кичердең?.. Сәяхәтче Динар Хәмидуллин чираттагы сәфәре хакында шундый итеп сөйләде — бүген үк юлга чыгардай булып җилкенде күңел.  Нинди юллар илтте сине тауларга, Динар? Бу синең күптәнге хыялың идеме, әллә инде уйламаган җирдән генә килеп чыккан мөмкинлекме? Мәктәп елларында ук дөньяның җиде биеклеге турында укып белә идем, Европаның иң биек ноктасы — Эльбрус турында шактый укыганым бар иде. Шуңа күрә, тауларга менү — балачак хыялым иде дисәм, алдау булмас. «Менә шул тауларга барып, үз күзләрем белән күрсәм, шәп булыр иде!» — дип уйлаганым истә. Ике ел элек элеккеге эшемдәге хезмәттәшләрем барып кайттылар — теге хыял янә баш калкытты. Былтыр көз хыялны чынга ашырырга вакыт җиткәнен сиздем, әмма үзем генә китәргә шикләндем. Минем сөйләгәннәргә дустым Булат та кызыкты булса кирәк, җәйгә бергә барырга килештек. Әмма ул өйләнде дә, тау кайгысы калмады (көлә). Тагын бер-ике дустымны чакырып карадым да, теләүчеләр табылмагач, үзем генә китәргә карар кылдым. Казанда инструктор таптым, ул Эльбруска китүчеләрдән төркем җыя иде. Аңа акча күчердем — бу үзенә күрә «точка невозврата» булды, бөтен курку-шикләремне куып тараттым, чөнки артка юл юк иде.  Тауга менү җитди әзерлек таләп итә торгандыр, әйеме? Әгәр син спорт белән дус, күпмедер дәрәҗәдә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышасың икән — син инде физик яктан әзер. Походларга йөрергә яратучы дусларымнан рюкзак, йокы капчыгы алып тордым, кирәк-яракларны юнәттем, кайсын сатып алдым. Сәяхәткә унбер көн сарыф иттек — 31 июльдә ике машина белән юлга кузгалдык, 11 августта таң белән без инде Казаныбызда идек. Юлда бер тәүлек бардык. Төркемебездә, инструкторлар белән бергә санаганда, Чебоксар, Йошкар-Ола, Самара, Сызрань, Екатеринбург шәһәрләреннән 13 кеше идек.

Кавказның табигате сокландырды, шулай ук Калмыкиянең эссе һавасы, далаларын күзәтү кызык булды. Сәяхәт итәргә яратам, хәлемнән килсә, матди мөмкинлегем булса, бөтен җир шарын әйләнеп чыгар идем! Россиянең утызлап шәһәрендә булдым, Европа буенча сәяхәт шулай ук онытылмаслык хатирәләр, хисләр уятты — Чехия, Германия, Австрия, Италия, Франция, Голландия. Бу шәһәрләр тарихлары, архитектурасы, мәдәнияте белән кызыклы һәм матур. Ә таулар бөтенләй башка дөнья! Монда табигать үзенең беренчел матурлыгын саклый. Сине иң шаккатырганы ни булды бу сәяхәттә?  Шаккату димәс идем мин моны, чиксез соклану дисәм дөресрәк булыр. Тауга менгәндәге хисләрне сүз белән аңлатып булмый. Син болытлардан да өстәрәк, болыт — юрган, ә син аның өстеннән барасың. Самолетта очкан сыман да түгел, парашюттан сикергәндә дә үзгә кичерешләр. Менә-менә кул белән тотып булыр кебек. Болытларның туган урыны ул. Төн. Әле генә ай яп-якты иде, ә биш минуттан болытлар уратып ала — мин болыт эчендә төн кичердем дип әйтә алам хәзер. Нәкъ менә шушы мизгелләр онытылмас кебек. Таулар мәгърур! Бу гыйбарә «кызыл сүз» өчен генә әйтелмәгән, тауларда бетмәс көч, ә кеше аның янында — тузан бөртеге. Тау битендә яшеллек, менгән саен үсемлекләрне ташлар алыштыра, ә аннан бөтенләй кар катламы китә. Табигатькә аннан да якын булырдай җир бармы икән? Бәлки, диңгез төбенә төшкән кеше шундый ук хисләр кичерәдер, белмим…  Тау чире, ягъни «горная болезнь» белән очрашырга туры килмәдеме?   Аллага шөкер, үземә андый куркыныч янамады, әмма төркемебездәге Чебоксар егетен МЧС хезмәткәрләре аска төшерде. Атмосфера басымы үзгәрү аркасында организмга кислород җитми, бу исә барлык органнар өчен куркыныч тудыра. Тагын берничә кеше инструкторлар кушуы буенча үзләре кире борылды. Минем өчен бернинди авырлык сизелмәде, күпне күргән инструкторлар да шаккатты. «Тауга менү сәләте сиңа генетика буенча бирелгән», — диде алар. Армиядә бер ай 30 градус салкында палаткада яшәү тәҗрибәсе ярап куйды, салкынны да җиңел кичердем. Иң куркытканы — алда көткән билгесезлек. Рухи яктан әзерләндем: тауның түбәсенә менә алам икән — бик яхшы, юк икән — барыбер бик яхшы, чөнки монда кадәр килү дә бәхет иде минем өчен. Процесстан канәгатьлек алдым, нәтиҗә турында уйламадым, шуңа да стресс кичермәдем. Кайберәүләр тауга менәргә бер ел алдан әзерләнә башлый икән. Юлдашларымның берсе, мәсәлән, 10 кг га ябыккан, чөнки артык тән авырлыгы тауга менгәндә дошманнан яман. Шуны аңларга кирәк: ният, теләк мөһим, әмма организм нәкъ менә бу минутта биеклеккә әзер булмаска да мөмкин. Күңелне төшерергә ярамый! Бүген түгел икән, димәк, иртәгә тау сине кабул итәргә әзер булыр! Эльбрусның иң биек ноктасында, диңгез биеклегеннән 5642 метр өстә нинди уйлар килде башкаеңа?  Чиксез соклану. Аннары, мактану булмасын, Европаның тарихи урамнарын иңләгәндә дә шундый уй килгән иде башка, Эльбруста да шулай булды: «Менә мин, Кошманның гади бер баласы, шушы матурлыкны үз күзләрем белән күрәм. Ә минем авылдашларым арасында Татарстаннан, хәтта авылдан да читкә чыкмый гомер итүчеләр күп…» Бу матурлыкны башкалар да килеп күрсә иде, дип уйлап куясың. Матурлык дөньяны коткарыр дигәндә, минемчә, табигать матурлыгын да күздә тоткандыр Достоевский. Чөнки, мәсәлән, Эльбруска менгән кешенең начар уйларга да, эшләргә дә теләге калмый — иманым камил!   Инде юл чыгымнары турында да әйтеп китсәң иде, Динар. Бәлки, син узган юллардан барырга теләүчеләр булыр.  Инструктор хезмәте өчен 40 мең сум түләдем — очсыз, диделәр танышларым, чөнки бу суммага бару-кайту, хостелда куну, азык-төлек бәясе дә кергән иде. Киткәндә үзем белән җылы киемнәр алдым. Тауга менү өчен кирәк-яраклар арендалауга 5-7 мең сум тоттым. Барысы шул чама белән 60-65 мең сум киткәндер. Инструктордан башка тауга менү киңәш ителми, хәтта ярамый, дияр идем, барырга теләүчеләргә киңәш буларак. Алар беренче медицина ярдәме дә күрсәтә, һәр квадрат метрны биш бармакларыдай белә — әле алай да тау үз холкын күрсәтергә мөмкин! Мәсәлән, Эльбрусның иң куркыныч урыны «косая полка» дип йөртелә. Ул тар гына сукмактан гыйбарәт, 5100-5300 метр арасындагы юл. Бу ике йөз метр аралыкны ике сәгать ярымда үтәләр. Беренчедән, бу биеклектә күпләр тау чиренә бирешә, кислород җитми, баш әйләнә, кан басымы 160ка менә. Икенчедән, бу сукмак бер якка авыш, боз балтасы белән «ябышып» менәргә генә мөмкин. Аста — бозлык һәм 150-200 м тирәнлектәге ярыклар. Елына 25-30 кеше шул «трупосборник”ка төшеп китеп, бакыйлыкка күчә, диделәр. Куркыту өчен түгел, инструктор ни өчен кирәк булуын гына әйтәсем килгән иде. Көчле җил, явым-төшем булганда, бу аралыкны җепкә тотынып, тезелешеп үтәләр. Без бу «сират күпере”н кичкәндә, җилнең тизлеге 30 км/сәг иде, шуңа күрә табигатькә хозурланып, таң атуына сокланып, җайга гына мендек.  Бер сүз белән җавап бир әле: тауларның көче — нәрсәдә?..  Мәңгелек булуында тауларның көче. Тау синең фикер сөрешеңне тулысы белән үзгәртергә сәләтле. Вак-төяк проблемаларның чүп икәнлегенә төшендерә, тормышның гади һәм искиткеч матур булуын, бәхетнең менә шушы моментта икәнлеген аңлыйсың. Без бит еш кына бәхетле киләчәк көтеп яшәргә яратабыз.

Европада минем «разрыв шаблонов» башланды, тауларда бу аеруча үзен сиздерде. Тормыш шулкадәр төрле һәм кызыклы, ул без яшәгән тирәлек белән генә чикләнми. Тауларда мин күпме вакытымны кирәксез эшләргә, сүзләргә, борчылуларга сарыф иткәнемне күрдем. Әмма тауларның серен чишеп бетерү мөмкин түгел бугай.  Димәк, алда — Эверест?  О, бу бик зур максат. Дөньяның иң зур биеклеге бит ул, аңа минем әзерлек кенә җитмәс. Өстенә менми генә тау ягы халыкларының яшәешен күреп кайтырга мөмкин, әлбәттә. Непалга бару өчен чама белән кимендә 150-170 мең сум кирәк. Якын киләчәктә Африкага, яисә Бөекбританиягә барырга телим. Эльбрус сәяхәтләр исемлегемдә кинәт өскә менде, чөнки чит илләргә чыгу юлларын пандемия япты. Димәк, вакыты җиткән булган, барысы да хәерлегә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Чебоксарах, в Чувашии и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Чебоксарах

Ria.city

В Чебоксарах в микрорайоне "Солнечный" столкнулись три автомобиля

На Волге возле Чебоксар пропал ребенок

Город Чебоксары присоединился к Всечувашскому Акатую

Празднование Всечувашского «Акатуя» прошло на ВДНХ

Музыкальные новости

В Пулково задерживаются шесть рейсов

Социальные и ESG-проекты ГПМ Радио названы лучшими в России

«Этот День России»: в госпитале Бурденко прошёл благотворительный концерт для раненых ребят

Муфтий Гайнутдин пожелал Путину помощи Аллаха для побед

Новости Чебоксар

Про фронтового медика из Чувашии рассказали на федеральном телевидении

Сегодня в Чебоксары прибудет чудотворная икона, перед которой молились Минин и Пожарский

Всем Акатуй! Как ярко отмечают праздники в Ульяновской области

Фотограф из Чувашии попытался запутать звезд в шоу на федеральном канале

Экология в Чувашии

Зубные щетки Revyline Perfect DUO и зубная паста Organic Detox против кариеса в Назрани

Попурри мелодий и дух патриотизма: военный оркестр в парке «Кузьминки» отметил День России

Modest fashion day 2024

Совместное заявление участников круглого стола, приуроченного ко «Дню защиты прав безвинно осужденных»

Спорт в Чувашии

«ITF решила пойти по пути WTA и ATP, которые давно допускают россиян» — Янчук

Овечкин, Яковлев, Фридзон и Мыскина сыграли в падел-теннис в Турции: «Победила дружба»

Рублев, Хачанов и Самсонова не поедут на Олимпиаду в Париже

Рафаэль Надаль пропустит Уимблдон ради подготовки к Олимпиаде

Moscow.media

Гроза роскошных седанов от BMW и Mercedes-Benz. История Fiat 130

ТСД промышленного класса Saotron RT-Т510

Утро нового лета....

Храм Преображения Господня в Коммунарке











Топ новостей на этот час в Чебоксарах и Чувашии

Rss.plus






Всем Акатуй! Как ярко отмечают праздники в Ульяновской области

Сегодня в Чебоксары прибудет чудотворная икона, перед которой молились Минин и Пожарский

Воля на полдня. Громкие побеги из тюрем в России

Фотограф из Чувашии попытался запутать звезд в шоу на федеральном канале