Бөгелмәдә туып-үскән космонавт космоска очарга әзерләнә
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков космоска очарга әзерләнә. Корабль командиры сыйфатында Россия Герое һәм Бөгелмәнең мактаулы гражданины Халыкара космик станциягә очачак. Бу хакта «Бугульминская газета» яза. Роскосмос мәгълүматы буенча, пилотлы «Союз МС-17» корабле белән «Союз-2.1а» ракетасы 2020 елның октябрендә «Байконур» космодромыннан җибәреләчәк. «Союз МС-17» корабле экипажы составына Россия космонавтлары Сергей Рыжиков, Сергей Кудь-Сверчков, шулай ук NASA астронавты Кэтлин Рубинс керәчәк. Читать дальше...