Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде
16 апрельдә Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. «Идел-Пресс» нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе җитәкчесе, шәех Мәэмүн әр-Рави; Мөфти урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин һәм каллиграф Артур Писаренко эшләтеп җибәрде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Казан кулъязма Коръәнен бастыруның чираттагы этабы «Хозур» нәшрияты күзәтчелегендә булачак. Мүсхәф басыла торган типография цехының барлык хезмәткәрләренә тәһарәтле килеш кенә эшләргә рөхсәт ителәчәк һәм алар эш вакытында ак перчаткалар кулланачак.
Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россиянең яңа тарихында беренче кулъязма Мүсхәф. Проект өстендә Казан экспертлары: хәттат (каллиграф) һәм хафизлардан торган Нәзарәтнең махсус комиссиясе эшләде.
Мүсхәфнең каллиграфы – Артур Писаренко, ул Россия ислам институты каршындагы «ән-Намир әл-Мөхәттат» гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәген тәмамлаган. Комиссия җитәкчелегенә дөньякүләм танылган дин белгече – Дубай (БГӘ) хакименең Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, 10 кыйраәт белгече, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде.
Комиссия әгъзалары кулъязма Коръән әзерләү эшендә әлеге юнәлештәге 11 фәнни чыганакка, шулай ук, иң дөрес булганнары белән чагыштырып, башка бик күп Мүсхәфләргә таянган. Шулай итеп, Казан Мүсхәфендә заманча халыкара стандартлар, дөньядагы иң яхшы каллиграфик ысуллар һәм үзебезнең традицияләр исәпкә алынган. Атап әйткәндә: Мүсхәфләр төзү методологиясе тасвирланган хезмәтләргә – Муса Бигиевның «Тәсхих рәсми хат» һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең «Фәваид әл-Мүһиммә» китапларына мөрәҗәгать ителде.
Шунысы игътибарга лаек, проект 2022 елда старт алды һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелгән иң беренче вакыйга булды: 12 гыйнварда «Кол Шәриф» мәчетендә күпсанлы кунаклар – мөфтиләр, Россиянең танылган мөселман дин әһелләре, хакимият органнары вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында һәм аларның хәер-фатихасы белән тантаналы рәвештә Коръәннең беренче сүрәсе – «Фатиха» сүрәсе кулдан язылды.
Кулъязма Коръәннең «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусына багышланган чаралар кысаларында да беренче вакыйга булуы символик мәгънәгә ия. Исегезгә төшерәбез, 24 апрельдә Казанда әлеге статус кысаларында тагын бер зур тантана – Халыкара Коръән бәйгесе узачак, ул Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бергәләп оештырыла.
Казан кулъязма Коръәне Россия-мөселман каллиграфия мәктәбенең уникаль традицияләрен торгыза, алар инкыйлаб нәтиҗәсендә һәм ХХ гасыр башында мөселман халыкларының әлифбалары үзгәрүгә бәйле рәвештә югалган. Шуңа күрә Мүсхәф каллиграфия сәнгате әсәре булудан тыш, фәнни кыйммәткә дә ия булачак.
Шунысы игътибарга лаек, хәзерге дөньяда кулъязма Мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе Согуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакистан кебек илләрдә бар.
Казан кулъязма Коръәне «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында бастырыла, диелә хәбәрдә.