Татарстанда кайда ял итеп була?
Спас районында урнашкан Болгар музей-тыюлыгы. Биредә Бөек Болгар ханлыгы заманнарыннан калган һәм реконструкцияләнгән таш пулатлар, манаралар, иң зур Коръән китабы урнашкан музей һәм Ак мәчетне күреп була. Шулай ук Болгарда, әлеге тарихи корылмалардан кала, һәр кешене гүзәл табигать каршы ала. Алексеевский районындагы Биләр музей-тыюлыгы. Тыюлык үз эченә берничә шәһәрчекне һәм музейларны кертә. Биредә кешеләрне җәлеп иткән иң популяр урыннар — Изге чишмә һәм Хуҗалар тавы. Изге чишмә суының сихәте турында күп төрле сүзләр йөри... Читать дальше...